Елның икенче көнендә нурлатлыларны буран һәм юеш карлы һава торышы көтә

2025 елның 1 гыйнвары, чәршәмбе

2 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил, тизлеге 15-20 м/с кадәр, буран һәм күз күременең 1000 метрга кадәр начараюы, тайгак, юлларда көчле бозлавык, кар көртләре хасил булуы көтелә.

Болытлы һава, кар, юеш кар һәм салкын рәвешендә аз һәм уртача явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны-урыны белән тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9, иртәнгә -1..-4˚ кадәр күтәреләчәк. Көндез максималь температура +1..+3˚. Юлларда урыны белән көчле бозлавык,  кар өемнәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International