Би Күле авылында яшәүче Фәнүзә һәм Рөстәм Сәлаховларның йорты авыл уртасында урнашкан. Һәм бу көннәрдә күпләр Һичшиксез аларның йортлары янында тукталып үтә. Чөнки Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алар кардан Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук быелгы елның символы – яшел елан фигураларын ясаганнар. Матур итеп бизәлгән кар фигуралары ерактан авыл халкын һәм кунакларны җәлеп итә, күпләр истәлеккә фотога төшә. Ә кичен йорт яны территориясе төрле төстәге электр гирляндалары яктылыгы белән тула.
"Территорияне ел да бизибез. Әле балалар кечкенә булганда башладык. Хәзер алар үсте, әмма традицияне дәвам итәбез. Былтыр территорияне Аждаһа бизәде, Кыш бабай да бар. Ирем карны өемнәргә җыя, ә мин фигуралар ясыйм, аннары аларны ачык төсләргә буйыйбыз", - ди Фәнүзә Сәлахова.
Сәлаховлар ел саен йорт яны территорияләрен бизәү буенча яңа ел алды конкурсы призерлары булалар. Быел да алар конкурс номинацияләренең берсендә бүләк алдылар.