Ул 2025 елның 9 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатында идарәдә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-05-38 консультацияләр бирәчәкләр.
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәрен уздыруның максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.