Нурлатлылар республика киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышында онлайн форматта нурлатлылар да катнашты.

Республика киңәшмәсендә нурлатлылар район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә катнашты. Төп сөйләшү Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының идарә органнарының, көчләренең һәм чараларының яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итүгә әзерлеге темасына багышланды. Биредә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казандагы күптән түгел булган вәзгыятьне исәпкә алып, уяу булырга өндәде.

Аннары сүз урыннарда дәвам итте. Район башлыгы Дамир Ишкинеев иминлеккә зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте, аны тәэмин итү буенча аерым хезмәтләр җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде. Монда ук Дамир Ишкинеев районда Яңа ел салюты булмаячагын тагын бер кат искә төшерде. "Хәзер вакыты ул түгел", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International