Муниципаллар ярыш мәйданында

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Шул ук Чистай узган атнада спорт сөюче муниципаль хезмәткәрләрне кабул итте: биредә алар арасында чираттагы Спартакиаданың зона туры үтте.
Ике көн барган ярышларга Нурлат 25әр кешедән торган командаларын алып барды һәм муниципалларыбыз шактый гына призлы урыннар чүпләп укайттылар. Мисал өчен, мини-футболдда, волейболда, баскетболда – II урынннар алдылар. Җиңел атлетикада пьедесталнның өченче  баскычына күтәрелделәр, хәтта безнең төбәккә әлләни хас булмаган бадминтонда да дүртенче урын алуга ирештеләр. Шәхси күрсәткечләрдән исә Оксана Терентьеваны мактап үтү кирәктер. Райбашкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре Оксана шахмат ярышларында катнашты һәм аңа хәтта спорт осталары белән алышырга да туры килде. Шуңа да Оксананың III урын алуын зур уңыш дип санарга була.
– Гомумән, командабызда һәркем хәленнән килгәнен эшләде һәм спортчы-муниципалларыбызның үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре, ярышларга бар күңелләрен бирүләре ярдәмендә матур нәтиҗәләр белән кайттык та, – дип саный райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International