Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Яңа ел алдыннан Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең һәм Татарстан халкының 2024 елда кыргый хайваннарны коткаруга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән яхшы гамәлләрен билгеләп үтте.
Нурлат районы аучыларының карда баткан поши баласын коткаруы да шундый гамәлләр исемлегенә кертелгән. Ул январь аенда Яңа Тумба авылы янында хәлсез хәлдә табылган. Өч атна буена сабый кыргый хайваннар утарында ветеринария табиблары күзәтүе астында булган. Алар аны көн саен ашатканнар. Бераз ныгыгач, ул бик аралашучан һәм кызыксынучан булып чыккан һәм тиздән район урманнарының берсенә җибәрелгән.
Шулай ук бу исемлектә Бөгелмә районының бер буасында калган кыр кәҗәсен, Чистай районыннан ябалакны һәм Яшел Үзән районыннан Кузя кошчыкны коткару да билгеләп үтелә. Соңгысын июль башында оядан егылып төшкән хәлдә, хәлсезләнгән, ач килеш тапканнар.