Нурлатта предприятие, оешма җитәкчеләре балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашыра.
Нурлат интернат-мәктәбе укучысы Руслан Васильев та кар бөртегенә үз теләген язган. Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова Русланның Яңа ел теләген үтәде һәм аңа тәм-томнар белән бүләк тапшырды.