Кичә социаль хезмәт алучыларны котларга социаль яклау идарәсенең территориаль органы башлыгы Елена Афанасьева килде.
Яңа ел-бу үзенчәлекле бәйрәмне билгеләп үтү өчен гаиләләр бергә җыела торган вакыт. Социаль яклау идарәсенең территориаль органы башлыгы Елена Афанасьева һәм башка мәртәбәле кунакларның котлавы интернат-йортта яшәүчеләргә шатлык китерде. Кыш бабай һәм Кар кызы «Нурлатнефть» нефть-газ табу идарәсеннән иганәче әзерләгән Яңа ел бүләкләре белән барысын да сөендерделәр. Бу бәйрәм һәркемгә җылылык һәм бәхет китерсен!