Нурлатта Яңа ел алды ярминкәсе уза

2024 елның 29 декабре, якшәмбе

Яңа ел алды ярминкәсендә тәкъдим ителгән продукция һәм товарларның ассортименты һәм бәяләре белән Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров танышты.

Ярминкәдә киң ассортиментта ит, сөт продукциясе, җирле авыл хуҗалыгы һәм товар җитештерүчеләрдән ак май тәкъдим ителде. Шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлар шулай ук ит тәкъдим иттеләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар каз, тавык, үрдәк түшкәләре, шул исәптән каклаганнары, ысланганнары, яшелчә, җиләк-җимеш, тозланмалар, кайнатмалар, йомырка, бал алып килгәннәр...

Ярминкәгә балык та сатылуы традициягә әверелде: биредә диңгездә туңдырылган, тозланган, ысланган балык кына түгел, ә яңа гына елгадан тотылган балык та сатып алырга мөмкин. Кыскасы, яңа ел өстәленә кирәк булган бар нәрсә дә бар.

Район Бшлыгы урынбасары Иван Захаров ярминкәнең бай ассортиментын да, бәяләрнең базар бәясеннән түбән булуын да уңай бәяләде.

Азык-төлектән тыш, эшмәкәрләр сезонлы кием дә тәкъдим иткәннәр, мәсәлән, башлыклар, шарфлар, шулай ук аяк киеме, шул исәптән киез итекләр дә, сайлау өчен мунча себеркеләре дә бар иде.

Иртәдән ярминкә мәйданына нурлатлыларны Кыш бабай белән Кар Кызы белән сәламләргә чыктылар, ә мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлары белән халыкның кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International