Полициядән бүләкләр: Нурлат балаларына Яңа ел сюрпризлары тапшырылды

2024 елның 28 декабре, шимбә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Газинур Сәгыйть улы Мортазин һәм полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Юрий Николаевич Осипов балаларга шатланып Яңа ел бүләкләрен тапшырды.

Балалар зур өмет белән үзләренең иң изге теләкләрен кар бөртекләренә язганнар һәм алар белән чыршыны бизәгәннәр. Балаларның теләкләрен исәпкә алып сайланган бүләкләр алу чираты җиткәч, бу чын сюрприз булды һәм балаларга тагын да күбрәк бәйрәм кәефе бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International