Тантаналы чарага чакырылучылар арасында Төрнәс авылыннан 5 класс укучысы Егор Нягуков та бар иде. Аның әтисе СВО зонасында 2022 елдан махсус хәрби мобилизация кысаларында хезмәт итә.
Егор рус милли-мәдәни берләшмәсенең Нурлат бүлекчәсе делегациясе составында Казанга Юлия Магарина җитәкчелегендә барды.
Биредә республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре хәрбиләрнең гаиләләре өчен иртәнге бәйрәм үткәрделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм кысаларында чара кунаклары «Щелкунчик» балетын да карадылар.