Нурлатта кышкы спорт сезоны ачылды

2024 елның 28 декабре, шимбә

Бүген Нурлат шәһәренең «Ак Барс» спорт үзәгендә кышкы спорт сезонын ачуга багышланган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Нурлат, Аксубай районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән спортчылар катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Нурлат районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Хәмидуллина сәламләделәр, уңышлы стартлар теләделәр.  

Ярышларны спорт ветераннары ачты, алар арасында тиздән тугызынчы дистәне ваклаучылар да бар. Мәсәлән, Түбән Чаллы авылыннан Борис Леонтьевка февральдә 80 яшь тула. Ветераннар үрнәгендә стартка иң яшь катнашучылар – 2017 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар басты. Аларны өлкәнрәк спортчылар алыштырды. Бу яңа сезонның беренче ярышлары булуга карамастан, барлык спортчылар да бик яхшы физик әзерлек һәм осталык күрсәттеләр. Җиңү өчен көрәш киеренке булды, һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырылды. Гомумән алганда, барлык катнашучылар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International