Район Советында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышының көн тәртибендә 4 төп мәсьәлә бар иде.
Утырыш районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе, Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистайдагы бүлекчәсе башлыгы Рамил Нәҗмиев катнашты. Ул пилотсыз очу аппаратларын тапканда гамәлләр тәртибе турында искә төшерде.
2024 елда планлаштырылган чараларны үтәү нәтиҗәләре, 2025 елга районда комиссиянең эш планы проекты турында Нурлат муниципаль районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Рәфис Нигъмәтуллин сөйләде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина дини мохиттә профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары һәм конфессияара татулык белән таныштырды.
Иске Әлмәт һәм Чулпан авыл җирлекләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик эшнең торышы турында җирлек башлыклары Равил Хисамов һәм Фәргать Зыятдинов сөйләделәр.
Чыгыш ясаучыларны тыңлап, район Башлыгы Дамир Ишкинеев берничә йөкләмә бирде, бу эшкә мөмкин кадәр җитди карарга өндәде.