Аларны сәхнәдән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
"Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сез узып баручы елда яхшы укыдыгыз, тырыштыгыз, белем алдыгыз. Яңа елда да яхшы билгеләргә генә укуыгызны, укытучыларыбызны, ата-аналарыгызны тыңлавыгызны, кышкы каникулларны күңелле, файдалы итеп уздыруыгызны телим. Сәламәтлек, бәхет сезгә, яхшы кәеф! Залда әтиләре фронтта сугышкан балалар бар, кызганычка каршы, тыныч күк йөзен саклап һәлак булганнар да бар. Алар безнең йөрәкләрдә, без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз", - диде Дамир Азат улы.
Мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Татьяна Тимофеева әйтүенчә, Яңа ел тамашасын 1500 гә якын уку отличнигы, район мәктәпләре активисты һәм махсус хәрби операция сугышчыларының балалары караячак.
Тамашаны карарга Мамык мәктәбеннән 42 укучы килгән иде, алар барысы да төрле конкурс һәм олимпиада призерлары, активистлар. Алар арасында 5 сыйныф укучысы Егор Тюкин да бар иде. Ул Мамык авылының «Славяночка» ансамбленә йөри. Республика конкурсларында катнаша, ул - мәктәпнең иҗтимагый тормышы активисты. Алып баручы булырга, телевидениедә чыгыш ясарга хыяллана, шуңа күрә тамашаны аеруча кызыксынып карады.
"Мин беренче ел гына килмим, һәм Яңа ел тамашалары һәрвакыт бик күңелле һәм кызыклы уза. Быел мин мондый мөмкинлекнең туры килүенә бик шатландым. Миңа әкият персонажлары ошады, ләкин барыннан да бигрәк биюләр җәлеп итте, рәхәтләнеп карадым», – дип уртаклашты ул.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм театральләштерелгән әкияттә катнашкан яшь талантлар Яңа ел алдыннан нурлатлылар өчен 15 тамаша күрсәтәчәк.
"Аларның өчесе хәйрия акциясе кысаларында күрсәтелде, барлык җыелган акчалар СВО сугышчыларына ярдәмгә тапшырылачак, – дип билгеләде сценарист һәм режиссер-куючы Анжела Туктарова. - Әкият идеясе «Яга и книга заклинаний», «Иван Царевич и Серый волк» мультфильмнары нигезендә туды. Нурлатлылар өчен мондый музыкаль һәм матур тамашаларны без инде 10 елдан артык әзерлибез, балалар һәрвакыт яхшы кәефтә китәләр, аларга бик ошый. Әзерлек бик күп вакыт таләп итте, төп артистлардан тыш, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе, «Эсперанса»ансамбле хореография коллективларыннан 250ләп бала катнашты.