Нурлат пенсионерлары Спартакиадада катнашты

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары пенсионерлары арасында XV Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

 

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары шашка, шахмат буенча финал ярышларында катнаштылар.

Спартакиадада республиканың көньяк – көнчыгышында урнашкан 10 район вәкиле катнашты. Нурлат районыннан җыелма команда составына 4 спортчы һәм 1 җитәкче керде. Катнашучылар катнаш эстафетада актив көч сынаштылар, аннары һәркем спортның төрле төрләре буенча үзенең шәхси биремнәрен үтәде.

Нурлат командасыннан Мингалиева Җәмилә Минрахман кызы шахмат буенча призлы 2нче урынны, ә район командасы 4нче урынны алды. Спортның аерым төрләрендә индивидуаль дисциплиналар буенча шәхси беренчелектә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән район җыелма командасы катнашучылары бүләкләргә лаек булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International