Кыш бабай белән Кар кызы күп балалы гаиләне бәйрәм белән котлады

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлатта Кыш бабай белән Кар кызы күп балалы гаиләне котларга барды.

Өч бүлмәле фатирда Низамовлар 2016 елдан бирле яшиләр: өченче бала тугач, аны ана капиталына сатып алганнар. Хәзер аларның гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә: олысы Богдан, игезәкләр Кирилл һәм Матвей, Арина, иң кечесе Максим, ул балалар бакчасына йөри.

Әлеге акция Гаилә елы тәмамлануга багышланган. Күп балалы Низамовлар гаиләсен Кыш бабай белән Кар Кызы гына котлап калмады, аларга бүләкләрне һәм бәйрәм чыршысын Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, «Гармония» үзәге җитәкчесе Рәзинә Хисаметдинова һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Афанасьева бүләк итттеләр.

"Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, укуларыгызда уңышлар телибез", - диде Әсгать Габдуллин, бүләкләр тапшырганда. Ул гаиләнең көнкүреше белән кызыксынды.

Монда ук барысы бергә чыршыны бизәделәр, гирляндалар элеп куйдылар. Күп балалы әни Ольга Низамова сөйләгәнчә, гаилә башлыгы, ул геофизик, вахтада. Балалар спорт, бию белән шөгыльләнә, алар мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International