Ике иҗтимагый оешманың хезмәттәшлеге һәм уртак эшчәнлеге килешү белән беркетелде.
Балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге килешүгә ике иҗтимагый оешма – «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге» һәм Нурлат районының «ЮНАРМИЯ» ВВПОД җирле бүлеге җитәкчеләре кул куйды.
Килешү максат һәм бурычларны гына түгел, якларның үзара хезмәттәшлеген дә билгели.