Аларга бүләкләрне тантаналы шартларда «Нефтьче» авыл мәдәният йортында тапшырдылар.
Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков һәм Мамык авыл җирлегеннән район Советы депутаты Юлия Магарина традиция буенча быел да «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнаштылар. Алар яшь мамыклылар Данил Пономаренко, Абдукарим һәм Ясминә Раджабовларның Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Данил спорт костюмы, Абдукарим – «Звездное небо» һәм фломастерлар, ә Ясминә – чәч өчен плойка сораган. Балалар бүләкләргә чын күңелдән шатландылар.
“Теләкләр чыршысы" – Ватаныбызны саклаучылар балаларына шатлык бүләк итү өчен тылсымлы мөмкинлек. Безнең һәрберебез бу могҗизаның бер өлеше була ала. Әйдәгез, бергәләп бу Яңа елны мохтаҗлар өчен онытылмаслык итик!”- диде Юлия Магарина һәм башка нурлатлыларны “Теләкләр чыршысы " акциясендә катнашырга чакырды.