Быел премиягә 300дән артык укучы, аларның остазлары һәм экспертлары ия булды. Җиңүчеләр арасында шәһәрнең 1нче мәктәбенең информатика укытучысы Рузилә Гатина, Колбай-Мараса мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова һәм Мамык мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Андрей Борисов бар. Рузилә Марат кызы - «Талантлы балалар һәм яшьләр педагоглары һәм остазлары», Айгөл Әхмәтҗанова - «Талантлар университетының проект конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар», ә Андрей Борисов «Техник конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар» номинациясендә җиңүгә лаек булды