Казанда Бөтендөнья татар Конгрессының йомгаклау утырышында Нурлат бүлекчәсе җитәкчесенә бүләк тапшырдылар.
Әлфия Салих кызы татар телен, мәдәниятен үстерүгә, халык традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт хатына лаек булды.
Утырыш «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә «Каз өмәсе» ярминкәсе кысаларында узды, анда Татарстан Республикасы районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Түгәрәк өстәл артында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы район бүлекчәләре җитәкчеләре ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендә «Каз өмәсе» кебек халык ярминкәләрен, татар телен һәм тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән чараларны үткәрүнең актуальлеге турында фикер алыштылар, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Бу җәһәттән Нурлат бүлекчәсенең эше уңай бәя алды.
Әлфия Галәүтдинова, утырыш кунаклары алдында чыгыш ясап, Нурлат бүлеге эше кысаларында матбугатка әзерләнүче җыентыклар турында сөйләде. «Татарлар – җуелмас хәзинә» китабы басылып чыгарга әзер. Ул Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеген оештыру тарихына һәм 28 еллык эшчәнлегенә багышлана, биредә шулай ук күренекле нурлатлылар – язучылар, шагыйрьләр иҗатына һ.б. урын бирелә. «Язмыш җиле» фотоҗыентыгын әзерләү өчен дә хәзерге вакытта иҗат фестивален уздыру йомгаклары буенча мәгълүмат җыю бара.