Нурлатта беренче кар: коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

2024 елның 21 декабре, шимбә

Ошыймы, юкмы, әмма кыштан беркая да китеп булмый. Менә беренче кар да шундук кышның нинди кырыс булачагын искә төшерде. Чулпан метеостанциясе башлыгы Наталия Клочкова хәбәр итүенчә, бер тәүлектә ункөнлек кар нормасы яуган.

– 12нче көнне көндез һәм 13нче көнне төнлә 17 миллиметр явым-төшем яуды, ә декабрьнең беренче ункөнлегендә норма 11 миллиметр,-диде ул. – Бер көндә кар катламының биеклеге 23 сантиметр тәшкил итте.

Районда коммуналь хезмәт техниканы, тозлы-ком катнашмасын алдан әзерләсә дә, озак дәвам итәргә мөмкин булган кар явуга каршы көрәшү авыр.

– Беренче кар яуганда тәүлек буе эшләдек, дип әйтергә була,-ди торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе башлыгы Илгиз Сафиуллин. – Берьюлы аны ташуга 7 берәмлек техника китте. Икенче тәүлеккә өстәмә рәвештә тагын 4 берәмлек техника җәлеп ителде.

Коммуналь хезмәт җитәкчесе сөйләгәнчә, беренче чиратта бөтен көчне интенсив юл хәрәкәте булган урамнарда юлларны чистартуга салганнар. Мөмкин булганча микрорайоннарда яшәүчеләрнең заявкаларын да үтәргә тырышалар, Түбән, Югары Нурлат, Ключи, Көнбатыш микрорайоннарында эшләделәр.

– Башта машиналар чыгып китсен өчен юлны «ярып» чыктык, аннары яңадан бу урамга кайтып, аны ныклап чистарттык, – ди Илгиз Сафиуллин.

Хәер, моны шәһәр халкы, шул исәптән шәхси сектор халкы, үзләре дә белә. Кар яуганнан соң бер-ике көн үткәч, үтеп булмаслык урам калмады бит инде.

Коммуналь хезмәт хезмәткәрләре юлларны чистарту белән беррәттән карны да ташыйлар. Бу көннәрдә 1200 тоннадан артык кар түгелгән, тагын 4 самосвал пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә дә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International