Чара Татарстан Республикасының 56 спорт мәктәбеннән 80нән артык тренер һәм укытучыны берләштерде.
Конкурс 2024 елның 1-10 сентябрендә узды һәм өч номинацияне үз эченә алды: «Массакүләм», «Осталык» һәм «Яшь тренер» (35 яшькә кадәрге белгечләр өчен). Җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бүләкләде.
«Массакүләм» номинациясендә икенче урынны кикбоксинг буенча тренер-укытучы Евгений Сергеевич Казаев алды.
«Осталык» номинациясендә өченче урынны самбо буенча тренер-укытучы Илшат Нәбиулла улы Әһлиуллин алды.
«Яшь тренер» номинациясендә өченче урынны футбол буенча тренер-укытучы Инсаф Рамил улы Вәлитов алды.
Хәлил Шәйхетдинов катнашучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте: "Бүген без кадр артында калган, әмма спорттагы уңышларын алардан башка күз алдына да китерә булмаган кешеләрне хөрмәтлибез. Балалар тренеры эше - ул һөнәр генә түгел, бу күңел чакыруы. Сезнең көннәр тренировкалар, ярышлар һәм тәрбияләнүчеләр турында кайгырту белән тулы. Авырлыкларга карамастан, без сезнең эшегезнең никадәр мөһим икәнен беләбез".
Барлык тренерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Профессиональлегегез, эшкә тугрылыгыгыз һәм балалар спортын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, көч һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!