Исмәгыйль Мингалимовны туган көне белән район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Әхмәдиева котлады. Ул юбилярга район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов та ихлас теләкләрен җиткерде.
Исмәгыйль Минхәйдәр улы туган авылы Чулпанда гомер кичерә. 16 яшендә комбайнчы булып эшли башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң колхозда эшен дәвам итә. Аның гомуми хезмәт стажы 60 елга якын. Лаеклы ялга чыгар алдыннан берничә ел җирле мәктәптә эшли, малайларны механизаторлыкка өйрәтә.
Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ул 12 ел элек вафат булган. Хәзер Исмәгыйль Минхәйдәр улы берүзе, зур һәм тату гаиләсенең игътибарын тоеп, шул исәптән 6 оныгы һәм 8 оныкчыгының шатлыкларына сөенеп яши.