Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына килә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә:
Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.
Сорауларыгыз булган очракта сез , 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ. 08.00-17.00, җомга конне 08.00 - 15.45 сәгатьләрдә).