Кичә «Ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Алар «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә узган тантаналы чарада яңгырады. Конкурста катнашучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина, мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Нурлат территориаль оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова сәламләде.
«Ел укытучысы» конкурсы җиңүчесе исеме өчен районның 15 педагогы көрәште. «Педагогик дебют» номинациясендә 1нче урынны гимназиянең инглиз теле укытучысы Алсинә Сөләйманова алды, «Ел укытучысы - 2025» исеменә аның хезмәттәше, математика укытучысы Ирина Блинова лаек булды.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр исә зона этабында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.