Нурлатта гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Күркәм чара Гаилә елын йомгаклау кысаларында узды.

Никахлашу сараена бу көннәрдә бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларын билгеләп үтүче 14 пар җыелды.

Аларны гаилә елъязмасында истәлекле дата белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова котлады.

«Мин сезгә сәламәтлек, үзара аңлашу, бер-берегезгә мәхәббәт, хөрмәт телим, тагын күп тапкырлар мондый гомер туйларын билгеләп үтүегезне телим. Якыннарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын. Ә без җитәкчелек ягыннан һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә, истә тотарга, кадерләргә һәм хөрмәт тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте Ольга Владимировна һәм ихлас теләкләр белән һәр парга бүләкләр тапшырды.

Нурлат районы үзешчәннәре гаилә тормышы юбилярларына үзләренең иң матур музыкаль номерларын бүләк иттеләр.

Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициясенә 2019 елда никахлашулар сарае ачылгач нигез салынды. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова әйтүенчә, шул вакыттан бирле 250дән артык Нурлат пары котлау һәм бүләкләр алган.

Ә кичә ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ЗАГС органнарына 107 ел тулды. Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү бәйрәме узып баручы елдагы эшләренә йомгак ясау чарасы булып истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International