Нурлатта шәһәрнең төп Чыршысын ачу тантанасы булды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Үзәк мәйдандагы купшы чыршы янында бәйрәмгә билгеләнгән сәгатькә җыелган шәһәрлеләр 100ләп Кар бабайны күреп гаҗәпләнгәннәрдер.

Нурлатта быел беренче тапкыр «Кар бабайлары парады» район конкурсы узды. Конкурсның 7 номинациясендә төрле яшьтәге кар бабайларын оригиналь образларда тәкъдим иттеләр. Район үзәк хастаханәсенең Айболит Кар бабаен, мәсәлән, бәйрәмгә үзе дәвалаган «җәнлекләр» озата килгән. "Кыңгырау” балалар бакчасының кондитер - Кар бабае да ерактан игътибарны җәлеп итте. Аны әзерләү өчен тәрбиячеләргә бер атна чамасы вакыт киткән.  Синтепон белән тышланган һәм шәмнәр белән бизәлгән агач конструкциядәге Кар Бабай киләсе ел символы - Елан һәм кулларында торт булса да, «Белгеч Кар бабай» номинациясендә җиңүче булса да, ул, мөгаен, иң креатив персонаж исеме өчен дә көрәшә алыр иде. Әлбәттә, катнашучылар махсус хәрби операция темасын читләтеп үтмәгәннәр: «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Хисмәтуллина 3 яшьлек улы Артур белән Ватанны саклаучы образында чыгыш ясады.

– Хәзер сугыш кырларында булган якташларыбызга ярдәм итәргә, кар бабайларыбызның да җиңү яклы булуын күрсәтергә теләдек, - дип уртаклашты тәрбияче. Ә Артур бу көнне иң яшь катнашучы буларак билгеләп үтелде.

Үзәк мәйдан Яңа ел атмосферасына чумды, анда кар бабайлар парады узды. «Театр» скверы сәхнәсеннән үзешчән артистлар башкаруында күңелле җырлар яңгырады.

Шәһәрдәшебез  Анастасия Смышляева бәйрәмгә 8 яшьлек кызы Серафима һәм 9 яшьлек улы Захар белән килгән.

"Без якында гына яшибез, һәм һәр кич үзәк мәйданга чыгабыз. Балаларга биредә куелган матур бәйрәм композицияләре, таудан шуу бик ошый. Бүген без төп чыршыда утлар кабынуын түземсезлек белән көтәбез, ул тагын да яктырак булачак», – дип уртаклашты ул.

Чыршының утлары кабыныр алдыннан бәйрәм кунакларын  якынлашып килүче Яңа ел белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Узып баручы ел гади булмады, әмма ул уңышларга һәм нәтиҗәләргә бай булды. Нурлатлылар тырышып һәм намус белән эшләделәр, җитештерү үсә, районда яңа объектлар ачыла. Боларның барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Якташларыбызга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүегез өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, волонтерлар сезнең ярдәмне тоеп эшлиләр. 2025 елның уңышлы, тыныч узуын, егетләребезнең фронттан исән-сау әйләнеп кайтуларын телим", - дип теләде ул.

Бу көннәрдә шәһәрнең төрле микрорайоннарында куелган чыршылар да тантаналы рәвештә ачылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International