Кичә «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә «Ел тәрбиячесе - 2025» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясау тантанасы булды.
Конкурста катнашучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина, мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Нурлат территориаль оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова сәламләде.
Конкурсның муниципаль этабына районның мәктәпкәчә яшьтәге балаларыннан 20 гариза керде, сайлап алу турыннан соң көндезге ярышларда иң яхшы 8 тәрбияче катнашты.
Компетентлы жюри карары нигезендә "Тәрбияләү һәм укыту туган телдә алып барылучы төркем тәрбиячесе” номинациясендә “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлинә Мөхәммәтшина җиңүче булды. «Ел тәрбиячесе - 2025» номинациясендә иң яхшысы дип «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Антонина Яллина билгеләнде.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр исә зона этабында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.