Дамир Ишкинеев Яңа ел чыршысыннан 5 яшь нурлатлының теләге язылган кар бөртекләрен алды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Нурлатлылар «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ул бүген Нурлат районы Советында старт алды.

Яңа ел чыршысыннан махсус операциядә катнашучыларның, мөмкинлекләре чикләнгән ятим балаларның теләкләре белән шәһәр һәм район Советлары депутатлары кар бөртекләрен алды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин 10нан артык баланың теләкләрен үтәячәк.

Теләкләр язылган кар бөртекләре белән бизәлгән Яңа ел чыршысы Мәдәният сарае фойесында да урнаштырылган. Акция кысаларында хәйриячеләр 500дән артык баланың хыялларын тормышка ашырачак.

Бу акциядә Нурлатның һәр битараф булмаган кешесе катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International