Район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды.
Көн тәртибенә актуаль сораулар кертелде. Районның социаль-икътисади үсеш фаразының үтәлеше һәм 2025-2027 елларга фаразлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова сөйләде.
2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына район һәм шәһәр бюджеты турында районның Финанс-бюджет Палатасы Рәисе урынбасары Гөлсирин Нуруллина, районның Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимованы тыңладылар.
Биредә район Советының юридик бүлеге баш белгече Наилә Асылмәрданова Нурлат районының, Нурлат шәһәренең җирле үзидарә органнары аппаратлары штат расписаниеләрен раслау, шулай ук «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
«2025 елга Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруны фаразлау планы (программасы) турында» карар кабул итү хакында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Олеся Титарева чыгыш ясады. Ул шулай ук Нурлат муниципаль районы Советының 2016 елның 31 октябрендәге 67 номерлы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына озак сроклы нигездә файдалануга бирү өчен өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) азат булган муниципаль мөлкәт исемлеген һәм арендага бирү тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертүгә һәм «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының муниципаль милкендәге һәм муниципаль унитар предприятиеләре, муниципаль автоном, бюджет казна учреждениеләре балансындагы объектларны туктатылган яисә (и) тормышка ашырылмаган төзүнең төп фондларын һәм чыгымнарын исәптән чыгару тәртибе турында нигезләмә»не раслауга кагылышлы мәсьәләләрне дә атап узды.
Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Советларының 2025 елга эш планын раслау турында район Советы Аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Фазуллина чыгышында тыңладылар.