Хөрмәтле нурлатлылар!

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты Яңа ел бәйрәменә әзерлек кысаларында Яңа елга территорияләрне иң яхшы бизәү буенча конкурс уздыруы турында игълан итә.

- Максат: бәйрәм рухы тудыру һәм халыкны тирә-юньне бизәүдә актив катнашуга җәлеп итү.

- Конкурсны үткәрү вакыты: 2024 елның 6 декабреннән - 25 декабрьгә кадәр.

- Катнашуга гаризалар кабул итү: 2024 елның 20 декабренә кадәр.

 

- Нәтиҗәләр ясау: 2024 елның 25 декабренә кадәр.

Конкурста катнашу өчен объектның адресын, контакт мәгълүматларын һәм Яңа елга бизәлгән объектның фотосурәтләрен күрсәтеп, заявка тапшырырга кирәк. Гаризаны түбәндәге ысул белән җибәрергә мөмкин:

- Электрон почта аша: Gorod.Nurlat@mail.ru

- Шәхси заявканы түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, район Башкарма комитеты бинасы, 2 кат, 21нче кабинет.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84345) 2-90-48

Ишегалдын, урамны яки йортыгызны бизәп кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Конкурс Башкарма комитетның "Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә иң яхшы Яңа ел бизәлешенә «Яңа ел-2025» район конкурсын үткәрү турында" 2024 елның 5 декабрендә кабул иткән 1471 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International