16 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Быел «Сыйфатлы имин юллар» милли проекты тәмамлануын искәртте, аның максаты юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булучылар санын киметү.
Милли проектны гамәлгә ашыру барышында юлларда һәлак булучылар саны кимүе күзәтелсә дә, 2024 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 288 кеше һәлак булган. (2017 елда, Татарстанда илкүләм проект эшли башлаганда, бер ел эчендә аварияләрдә 426 кеше һәлак булган).
Премьер-министр сүзләренә караганда, һәлак булучылар санының шактый артуы Актаныш, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында теркәлгән. Аварияләрнең төп сәбәбе-машина йөртү культурасының җитәрлек булмавы.
Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү-ул безнең һәрберебезнең эше!
Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан башкарыла торган эш зур, әмма һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны безгә әлегә омтылырлык саннар барлыгын күрсәтә!
Балаларыгызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында тагын бер кат исегезгә төшерегез, яктылыкны кире кайтара торган элемент сатып алыгыз һәм киемнәрегезгә ябыштырыгыз, өлкәннәргә һәм коляскалы әниләргә юлны кичәргә ярдәм итегез, Telegramдагы аноним чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итегез.
Күрсәткечнең һәр саны артында кешенең гомере һәм имгәнгән язмышлары яшеренгән!
Бу сан нульгә якынайсын!
Аноним Телеграм-каналга ЮХИДИ исеменнән әйтеп күчәргә мөмкин.