Нурлатта Рәис Һадиев һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлегенә көрәш буенча ачык беренчелек узды

2024 елның 14 декабре, шимбә

Бүген Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда сугышчы-интернационалист Рәис Һадиев, шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә көрәш буенча ачык беренчелек уза. Быел алтынчы мәртәбә уздырыла торган ярышларга 2007-2012 елларда туган һәм аннан кечерәк яшь көрәшчеләр җыелды. Беренчелектә Нурлат, Яр Чаллы, Әлмәт, шулай ук Аксубай, Чистай, Лаеш, Әлки, Мөслим районнары командалары катнашты.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәис Һадиев – Нурлат районының Иске Әмзә авылында туып үскән, 1985 елда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган. 40 елга якын вакыт узуга карамастан, аның исеме туганнары, авылдашлары, барлык нурлатлылар йөрәгендә яши. Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалистларның истәлеген мәңгеләштерү өчен Ришат Сафиуллин җитәкчелегендә зур эш башкаралар. Һәм мондый традицион турнирлар батыр якташлар үрнәгендә үз иленең чын патриотларын тәрбияләүдә зур роль уйный. Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Ришат Рәшит улы яшь буынны үз геройларын хөрмәт итәргә, аларга тиңләшергә өндәде.

Ел саен беренчелектә Рәис Һадиевның бертуган апасы Сания Зәес кызы һәм аның ире Илгиз Нәбиуллиннар да катнаша. Алар җирле иҗтимагый оешма, Рәис Һадиевның хезмәттәшләре, дуслары белән тыгыз элемтәдә торалар, мондый истәлекле чараларда шатлык һәм дулкынлану белән катнашалар.

"Иҗтимагый оешманың, әлеге чараны оештыручыларның тырышлыгы белән абыебызның һәм башка якташларыбызның исеме онытылмый. Җыелганыгыз, шундый нәтиҗәле эш башкарганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Сания Нәбиуллина.

Ярышлар 10 авырлык категориясендә ике келәмдә узды. Яшь көрәшчеләр ихтыяр көчен, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр, күпсанлы җанатарлар аларга зур ярдәм күрсәттеләр. Ә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталарга, медальләргә һәм иганәчеләрдән акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, беренчелекне уздыруда Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы, Ильяс Садыйков, Илнур Сәлахов, «ТАГРАС-Энергосервис» профсоюз комитеты, Рамил Рәхмәтуллин, Илфат Гыймадиев, Илсур Нәбиуллин, «Фортуна» кафесы, махсус хәрби операциядә катнашучы Ранис Тямаев һ. б.зур ярдәм күрсәткән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International