Әлфия Галәүтдинова Казанда «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды оештырган «Пар канатлар» бәйрәмендә катнашты

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чара Казан кооператив институты базасында эшләүче Татар мәдәнияте үзәгендә узды.

Әлеге чара Бөтенроссия иҗтимагый фондының Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды. Чакырылган кунаклар  арасында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова да бар иде, ул «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фондының район бүлеген дә җитәкли.

Фонд директоры Миләүшә Гайфуллина җитәкчелегендә оештырылган «Пар канатлар» бәйрәме түгәрәк өстәл артында узды, анда катнашучылар актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар: милли-мәдәни һәм гаилә традицияләрен торгызу, татар гаиләсенең статусын күтәрү, татар гаиләләрендә милли үзаң тәрбияләүгә ярдәм итү һ. б.

Тантаналы чара кысаларында быел бергә гомер итүнең юбилей датасын билгеләп үтүче парларны да хөрмәтләделәр. Кунаклар арасында Чуваш Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән үрнәк гаиләләр дә бар иде.

Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International