Бүләкләү тантанасы 13 декабрьдә Шәһәр Мәдәният Сараенда узачак.
Җомга көнне, 13 декабрьдә, Нурлат шәһәре Мәдәният Сараенының кече залында якташыбыз, шагыйрь, рәссам, «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган «Язмыш җиле» район иҗат фестивале йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узачак.
Фестиваль «Балалар белән эшләү проектларына ярдәм» номинациясендә татар һәм рус шәһәр мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен ТР Мәдәният министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Чара 14.00 сәгатьтә башлана.