1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Мәскәүдә ирекле ярдәм күрсәтүче мәктәп командаларының Бөтенроссия форумы узды, катнашучыларның күңеленә якты вакыйга буларак кереп калды.
Егоркино мәктәбенең «Яхшылык бүләк итәбез» волонтерлар отряды активистлары ирекле ярдәмчеләр хезмәте өлкәсендә иң яхшы практикалар күргәзмәсендә «Тарихи хәтерне саклау, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә һәм сугыш ветераннарына ярдәм» номинациясендә проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр. Экспертлар отряд волонтерларының эшен югары бәяләде.
Бөтенроссия форумы барышында безнең волонтерлар мастер - класслар үткәрделәр. Мастер - классларның берсе-Татарстаннан хуш исле дару чәе әзерләп җибәрү.
Чәй составында мәтрүшкә, кура җиләге һәм карлыган яфраклары, иван чәй, киптерелгән әфлисун һәм кара миләш, бөтнек. Барлык катнашучылар да рәхәтләнеп мастер - класста катнаштылар һәм иң уңай бәяләмәләр калдырдылар.
Форумның ябылу тантанасында Росдетцентр конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Егоркино мәктәбенең волонтерлар отряды «Игелек технологиясе» ихтыярыйчылык өлкәсендә иң яхшы практикалар җиңүчесе булды.
"Без 89 төбәктән мәктәп укучылары һәм педагоглар катнашкан шундый масштаблы чарада булу бәхетенә бик шатбыз. Без бик күп яңа идеяләр алып кайттык һәм кызыклы кешеләр белән таныштык», - дип уртаклашты укучылар.