Нурлатлыларның Яңа Ел бүләкләрен сайлау буенча консультация алу мөмкинлеге бар

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Кайнар линияне «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Нурлат филиалы оештыра.

2024 елның 9-20 декабрендә нурлатлылар 8 (84345) 2-05-40, 2-05-39 «кайнар линия» телефоннарына шалтыратып, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа Ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча консультация ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International