Нурлат бердәмроссиялеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребезгә азык-төлек җыелмаларын тапшырды.
Шушы көннәрдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган 5 гаиләдә булдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов исеменнән аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, рухи көч, тынычлык теләделәр, шулай ук аларның проблемалары, мәшәкатьләре белән дә кызыксындылар. Чөнки инвалидлар декадасы мохтаҗ кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.