Нурлатта Батыр сугышчыга куелган Мемориаль комплекстагы һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр, веноклар куйдылар.
Тантаналы митинг башланганчы предприятие, оешма, учреждение коллективлары чәчәкләр һәм веноклар куйдылар. Митингны Нурлат районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иван Захаров ачып җибәрде. Ул Ватан геройлары көненең әһәмиятен билгеләп үтте.
"Бу көнне без үткәннәргә, чын геройлар кылган батырлыкларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз», – диде ул, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, бүген Ватан чикләрен саклаучы сугышчыларның өлешләрен билгеләп.
Монда ук бөтен заман геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.