Нурлат хатын-кызлары «Беренче Татар әниләре форумы»нда катнашты

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Форум 7 декабрьдә Казанда узды.

Монда Динара Әхмәт проекты буенча «Сөембикә» журналы оештырган әниләр марафонында катнашучылар җыелган иде. Ноябрь аенда 21 көн дәвамында хатын-кызлар социаль челтәрләрдә #әниләрмарафоны билгесе белән төрле биремнәр башкардылар. Марафонда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 300ләп әни катнашты. Нурлаттан иң актив һәм тырыш 11 әни финалга чыкты һәм тантанага чакыру алды. Нурлат делегациясен «Бал корты» балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Ахунҗанова җитәкләде.

"Форум кысаларында балаларны туган телдә тәрбияләү, татар традицияләрен, гаилә кыйммәтләрен саклау, җәмгыятьтә әниләрнең роле турында фикер алышабыз", - дип билгеләп үтте марафон финалистларының берсе Айгөл Гатина.

Чара барышында танылган дин эшлеклесе Рамил хәзрәт Юныс, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин, җырчылар Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар, татар тренеры Илүзә Әминова чыгышлары булды.

Һәр финалист диплом, истәлекле бүләкләр һәм 2025 елның беренче яртыеллыгына «Сөембикә» журналына язылу белән бүләкләнде.

«Киләчәктә Нурлат әниләре арасында тагын да күбрәк катнашучылар булыр дип өметләнәбез.  Казанга баруда транспорт белән тәэмин иткән Нурлат районы җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диде төркем җитәкчесе Зөлфия Ахунҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International