«ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, Яр Чаллы шәһәренең Нурлат якташлык җәмгыяте җитәкчесе Әхәт Галәветдинов нурлатлыларга чираттагы тапкыр бүләк ясады.
Ул районның «Дуслык» (“Дружба”, «Туслах») газеталарына язылу өчен акча бүлеп бирде. Әйтик, Әхәт Насыйховичның «Туган җирдән хәбәрләр» акциясе кысаларында иганәчелек ярдәме белән 2025 елның беренче яртыеллыгында без район газетасын махсус операция зонасына якташларыбызга 17 данәгә күбрәк җибәрә алабыз.
“Нурлат-информ” Нурлат сугышчыларына махсус операция зонасына «Дуслык», («Дружба», «Туслах») газеталары тутырылган 5 тартма җибәрде инде, «Сугышчан туганлык» вәкилләре фронтка тагын шулкадәр үк район газетасын илтәчәк.
«Нурлат-информ» Әхәт Галәветдиновка якташларбызга күрсәткән игътибары һәм кайгыртуы өчен рәхмәтле.