98 кеше яши торган Красномайский поселогында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.
Красномайский - районның иң ерак торак пунктларының берсе. Биредә нибары 51 хуҗалык бар, әмма тормыш кайный: балалар да үсә, өй туйлары да була, яңа объектлар да ачыла... Сүз уңаеннан, кайбер корылмалар буенча поселокның тарихын да күзалларга мөмкин. Мисал өчен, биредә вакыт җиле белән кыйшайган иске кибетнең элмә тактасы әле дә сакланып калган. Аның бүрәнәләре соры төскә кергән, совет чорыннан калган йозагы, ишегендәге тимер аратасы да күгәргән инде.
-Башта ул йорт иде, кемдер сала башлады, ләкин төзеп бетерә алмады, – дип балачактан истәлекләре белән уртаклаша Тимерлек авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Светлана Пайгерчева. Аннары анда райпо кибете ачылды. Күпмедер вакыттан соң ул ябылды, һәм анда вылдашыбыз Михаил Александрович Кириллов үз кибетен ачты. Ләкин берничә ел эшләгәннән соң, ул да ябылды. Юлларның нинди икәнлеген үзегез күреп торасыз, аннары ерак та, мондый шартларда сәүдә ноктасын тоту отышлы түгелдер, күрәсең.
Шуннан бирле Красномайскийда стационар кибет башка эшләмәгән. Әлбәттә, поселок халкы ашамлыклар һәм көндәлек товарлардан өзелмәгән, атнасына 1-2 тапкыр райпоның автокибете килеп йөргән.
– Безнең күчмә автокибет Красномайский халкына 6 ел дәвамында хезмәт күрсәтте, - дип төгәллек кертте райпо рәисе Равил Хәмидуллин. - Кирәкле товарларны халыктан кергән заявкалар буенча ташыдык.
Тимерлек авыл җирлеге башлыгы Владимир Гаврилов әйтүенчә, автокибет поселокка теләсә нинди һава шартларында да килгән.
– Кышын, кар күп яуган вакытта, поселокка керә алмасалар, миңа шалтыраталар иде. Без шунда ук тракторны кабызып, юл ачарга чыгып китәбез, - диде Владимир Иванович райпо адресына рәхмәт сүзләре белән.
Поселок Нурлаттан ерак урнашкан булса да, халык заманча тормыштан артта калмаган: биредә клуб та, фельдшерлык пункты да бар. Менә авылда кибеткә дә ихтыяҗ туган. Бу уңайдан бистәдә яшәүчеләрнең, Тимерлек авыл җирлеге башкарма комитетының мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмаган: ел башында, дөресрәге мартта, биредә яңа кибеткә нигез салынды. Ә шушы көннәрдә аның ачылышы да булды. Авыл үзәгендә, сулык янында заманча типтагы кибет – комплекслы хезмәт күрсәтү пункты калкып чыкты. Анда сәүдә ноктасының эшен оештыру өчен дә, сатучылар өчен дә барлык шартлар каралган: склад та, санузеллы душ бүлмәсе дә, видеокүзәтү системасы, кондиционер да бар.
Бу - безнең районда «Татпотребсоюз»ның республика программасы буенча төзелгән 4нче блок-модульле кибете. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе сүзләренә караганда, киләчәктә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары башка авылларда да барлыкка киләчәк. Красномайскийда сәүдә ноктасы ачылу көне поселок өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Әлбәттә, мондый вакыйга район башлыгы Дамир Ишкинеевның да игътибарыннан читтә калмады. Ул авыл халкын котлады, теләкләрен җиткерде.
– Республика программасына эләгеп, сезнең поселокта шундый кибет төзи алуыбыз өчен, Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, рәхмәтлебез. Кибетне тәэмин итү яхшы булыр дип уйлыйм, райпо аягында нык тора, үз продукциясе бар, – диде район башлыгы.
Кибет төзелгәч, аңа юллар да ремонтланды. Поселокка керә торган юлга килгәндә исә, аны һәм тагын башка торак пункт ягына илтүче юлны республиканың баш юл идарәсе проектка кертер дигән өмет бар. Район башлыгы әйтүенчә, юллар төзелешенең киләсе этабын хәл итәргә мөмкин булачак.
Сәүдә ноктасының ачылуы подрядчыларга рәхмәт белдерергә сәбәп тә булды. Район башлыгы төзүчеләргә, юл төзүчеләргә, сатучыларга үзенең Мактау грамоталарын тапшырды. Сәүдә киштәләрендә - икмәк, камыр ризыклары, җиләк-җимеш, канцелярия товарлары, кыскасы, көн саен кирәк булган әйберләр. Авыл халкы шул ук көнне кибетнең ассортиментын бәяләде.