Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Тыныч тормышта һәм фронтта батырлык күрсәтүче заман геройларын хөрмәтләделәр. Биредә "Безнең заман геройлары. Z буыны геройлары".
Героик гамәлләр кылган кешеләр өчен «Безнең заман герое» премиясенә Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Марат Хисамов лаек булды.
Марат Илгизович 7 февральдә Нурлатта хезмәт иткәндә аллергиядән тыны кысылган сабыйны коткарган. Бер яшьлек малайның нәрсәгәдер реакция биреп сабыйның тыны кысыла башлаган, шуңа күрә әти-әнисе оператив рәвештә ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма билгеле бер шартлар нәтиҗәсендә машина билгеләнгән урынга барып җитә алмаган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре 112гә мөрәҗәгать иткән һәм берничә минуттан полиция хезмәткәрләре килеп җиткән, Марат Хисамов баланы күтәреп чыгып, эш машинасына утыртып хастаханәгә илткән.
«Гуманитар ярдәм» номинациясендә Валентина Клявлина җиңүче булды. Нурлат районының Биләркүл авылында яшәүче якташыбыз тормыш иптәше белән Россиянең яңа төбәкләренә СВО сугышчылары янына 17 тапкырдан артык гуманитар сәфәрләргә барган. Алар генераторлар, газ баллоннары, квадрокоптерлар, тепловизион прицеллар һәм башка кирәкле әйберләр илткәннәр. Шулай ук волонтерлар шәхси посылкалар, газ, дымлы салфеткалар һәм кием — салым-сугышчылар сораган бар нәрсәне илтеп кайтканнар. Валентина һәм аның командасы бу игелекле эшчәнлек белән ел ярымнан артык шөгыльләнә. Хәзерге вакытта ул яңа төбәкләргә дус кызы белән бергә бара.
Без якташларыбыз белән горурланабыз!