Интернат-йортта бүгенге көндә 135 кеше гомер кичерә, шуларның 129ы – инвалид. Алар арасында 63 яшьлек Анатолий Анисимов та бар. Тумышы белән Мамык авылыннан ул, Түбән Камада яшәгән. 16 ел элек бәхетсезлеккә очрап, 4 операция кичергән, табиблар ике аягын да ампутацияләргә мәҗбүр булганнар. 15 ел элек Нурлатка килеп урнашкан. Ачыкланганча, нәкъ шулкадәр вакыт ул протезлар белән яшәргә мәҗбүр була. Ләкин шуңа да карамастан, рух ныклыгын югалтмый, эшсез утырырга яратмый. Җәйләрен үз бүлмәсенең балконында помидор үстерә. Аңа механик булып эшләү күнекмәләре дә ярап куйган, бүген интернат-йортта ул алыштыргысыз оста дип әйтергә була: радио, чәйнекләр, көнкүреш техникасын, тернәкләндерүнең техник чараларын да ремонтлый. Үзе кебек үк инвалидларны игътибарсыз калдырмый, кирәк җирләренә озатып куя.
- Мин үземне инвалид дип санамыйм, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышам, - диде ул бу уңайдан.
Анатолий Викторовичның актив тормыш позициясен һәм интернат-йортның иҗтимагый тормышында катнашуын Дамир Ишкинеев та югары бәяләде. Шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында ул бер төркем сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, шул исәптән аңа да, рәхмәт хатларын тапшырды.
Саннар һәм фактлар
Бүгенге көндә Нурлат районында 423 - I группа, 2326 – II, 2192 – III төркем инвалид яши