Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев интернат-йортта яшәүчеләр белән очраштылар.
Узган Халыкара инвалидлар көне уңаеннан алар учреждениедә яшәүчеләргә изге теләкләр юлладылар.
“Сезгә сәламәтлек, озын гомер, барыгызга да игелек телим", – диде Дамир Азат улы өлкәннәр белән сөйләшкәндә.
Интернат - йортта яшәүчеләр, үз чиратында, мәртәбәле кунакларга һәм учреждение җитәкчелегенә яшәү өчен яхшы шартлар тудырганнары һәм коллективның сәламәтлекләре турында кайгыртканнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Александр Шадриков очрашуда катнашучыларга республика Рәисе исеменнән дә изге теләкләрен җиткерде. «Һәркем турында кайгырту-безнең бердәмлек принцибы", - дип билгеләп үтте ул.
Дамир Азат улы һәм Александр Валерьевич интернат-йортка күп функцияле җайланма, ә учреждениедә яшәүче һәр кешегә иганәчеләрдән бүләкләр бүләк иттеләр.
Аннары әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итте.
Интернат-йорт директоры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зацепина сүзләренә караганда, бүгенге көндә интернат-йортта 135 кеше яши, шуларның 129ы – инвалидлар.
"Инвалидлар декадасы кысаларында бездә бик күп чаралар уздыру планлаштырылган. Көн саен концертлар, хәйрия акцияләре уза, кичә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм табыны узды", - дип билгеләп үтте ул.