Нурлат бердәмроссиялеләре Нурлат үзәк район хастаханәсендә дәваланучы балаларны сөендерде

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

«Батырлык тартмасы» акциясе кысаларында алар балалар бүлеге пациентларына уенчыклар, канцелярия товарлары һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән төрле уеннар бүләк иттеләр.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясе тәмамланды. Әлеге акциянең төп максаты – хастаханәдә ятучы балаларга ярдәм итү. Ә бүләкләр тартмада, бу-күңелсез һәм авыр процедураларны узганнан соң батырлык һәм сабырлык өчен төрле бүләкләр.

Акциягә битараф булмаган нурлатлылар да кушылды, алар җирле бүлекчә башкарма комитетына уенчыклар, канцелярия товарлары һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән төрле уеннар алып килделәр. Тартманы җирле бүлекчәдән күчтәнәчләр дә тулыландырды. Ә бүген бердәмроссиялеләр аларны Нурлат үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенә илттеләр. Бу көннәрдә биредә дәваланучы пациентлар яңа уенчыкларга бик шатландылар, аларның йөзләрендә елмаю балкыды.

«Акциядә катнашучыларның барысына да битараф булмаганнары һәм бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсебез килә. Быел акциядә «ТатРИТЭКнефть» ТТП, «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук Нурлат шәһәренең класс җитәкчесе Гөлия Галәмова җитәкчелегендә 9нчы мәктәбенең 5 «В» сыйныф укучылары актив катнашты. Безнең бүләкләр кызларны һәм малайларны сөендереп кенә калмыйча, аларга авыруларын тизрәк җиңәргә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – диделәр Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International