Татарстан Дәүләт Советы депутаты нурлатлыларны кабул итте

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» оешмасының генераль директоры Шамил Яһудин гражданнарны кабул итте.

Депутатларны кабул итү «Бердәм Россия»нең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында узды.

Шамил Яһудинга 5 сайлаучы килде. Алар төрле характердагы сорауларны яңгыраттылар. Кемнеңдер шәхси проблемалары, кемнеңдер Единение авылы кебек тулы бер торак пункттан үтенечле сораулары бар. Әлеге торак пункт керә торган Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов белән бергә авылның актив кешеләре дә кабул итүгә килгән иде. Авылга юлны ремонтлауга кагылышлы мәсьәләне аларның вәкиле Зоя Сергеева җиткерде. Гомумән алганда, юл Шамил Габделхәй улы җитәкләгән предприятие ярдәмендә барлыкка килде, дип ассызыклады ул.

- Бу мәсьәләне без беләбез һәм аның белән шөгыльләнәбез. Үзем дә аны хәл итү белән кызыксынам, - диде Шамил Яһудин, проблеманы җентекләбрәк өйрәнәчәген ассызыклап.

Шунда ук Шамил Габделхәй улы Ялаур авылында яшәүче хатын-кызга, махсус операциядә катнашучы сугышчының әнисенә шифаханәгә яки тернәкләндерү үзәгенә юллама алу, күп балалы анага ана һәм бала белән бәйле проект турында аңлатмалар бирде. Бу юлы сайлаучылар депутатка атчылыкны үстерүгә, үзәк паркта хәрби атрибутикага кагылышлы мәсьәләләрне җиткерделәр. Кайберләре буенча консультацияләр бирелде, кайберләре эшкә алынды. Хәл ителгәннәр арасында район газетасына язылуда ярдәм дә бар. Шамил Яһудин чираттагы тапкыр язылу кампаниясен хуплады һәм нурлатлылар өчен 60 данә район газетасын яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International