Бүген, 3 декабрь, календарьда Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Инвалидлар декадасында уздырыла торган барлык чаралар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.
Бүген Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар көненә багышланган тематик концерт булды. Чара бәйрәм өстәлләре артында узды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова сәламләде.
«Бүген без мөмкинлекләре чикләнгән, рухи көче, үҗәтлеге һәм тормышка омтылышы барыбыз өчен дә ачык үрнәк булган кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез", - диде ул.
Чара концерт номерлары белән дәвам итте, җирле артистлар бәйрәм кунакларын үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде.