Нурлатта чөгендерне үстерәләр дә, шикәрен дә ясыйлар

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
“Нурлат шикәре” җәмгыятендә яңа уңыштан барлыгы 7805 тонна шикәр комы җитештерелгән. Завод сезон башланганнан бирле  үзебез һәм күрше район хуҗалыкларыннан барлыгы 123 мең тоннадан артыграк шикәр чөгендере кабул итәргә өлгергән. Бүгенге көндә продукция җитештерү һәм чөгендер кабул итү тулы куәтенә дәвам итә. Ә менә район агарийлары чөгендер казуны якын араларда төгәлләүне бурыч итеп куя. Атна башына хуҗалыкларда 435 гектар (бу барлык мәйданнарның 5 проценты) татлы тамыр казыйсылары калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International