Нурлат делегациясе Яр Чаллы шәһәрендә узган якташлар очрашуында катнашты

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Районыбызда туып-үскән, бүген исә Яр Чаллыда гомер итүчеләр өчен Нурлат районы якташлык җәмгыяте шәһәрнең күркәм «Энергетик» мәдәният йортында очрашу оештырды.

Яр Чаллы шәһәрендә якташларыбызның традицион очрашуы узды. Бу вакыйганы барысы да түземсезлек белән көтте, чөнки бу залга туган ягыбызны сагынып гомер итүче бик күп якташларыбыз җыелды. Төрле елларда башка шәһәргә күчеп китсәләр дә, балачак хатирәләрен бик кадерләп, сагынып яшиләр, туган авыллары өчен җан атып гомер итәләр. Аларның барысы да туган якларга еш кайталар, күпләре авылларын төзекләндерүдә ярдәм итәргә тырышалар, якташларыбызга булышлык күрсәтәләр. Нурлат делегациясенең чарада катнашуы исә үзенә бертөрле атмосфера, традицион очрашуга җылылык өстәде.

Чара башланганчы ук фойеда күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрде, очрашуга җыелучылар, туганнарча, җылы аралаштылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Фойеда «Умырзая» вокаль ансамбле, Яр Чаллы шәһәренең «Замана» халык вокаль ансамбле башкаруында җырлар яңгырады, кунакларны Нурлат гармунчылары каршы алды.  Нурлат районы оештырган күргәзмәләр аеруча кызыксыну уятты. Чулпан авылыннан Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар музее экспонатлары күпләрне балачакка кайтарды, күпләр Нурлат авторларының китаплары, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең декоратив сәнгать күргәзмәсе, Ильяз Гыйльмановның Нурлат якташлары очрашуына багышланган истәлекле тәңкәләре белән кызыксынып танышты.

Якташларыбызга барлык нурлатлылардан, шулай ук Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аның урынбасары Иван Николаевич Захаров җылы теләкләрен җиткерде. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче актив якташларыбыз Минталип Миңнехановка, Хәлил Кәлимуллинга, Линар Нигъмәтуллинга, Раил Мөхәммәтшинга, Марсель Мингалимовка, Роза Ачамовага, Руфия Нургалиевага һәм башкаларга Дамир Азат улы исеменнән Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәрнең Мактаулы гражданины Илдус Диндаров Әхәт Галәветдиновка үзенең китапларын тапшырды. Ул бу көннәрдә Ватанны махсус хәрби операциядә катнашучы, араларында үзенең улы Айваз да булган Нурлат егетләреннән аерым дулкынлану һәм горурлык белән сәламнәр җиткерде.

Нурлат якташлык җәмгыяте рәисе Әхәт Галәветдинов, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резеда Гиняева җитәкчелегендә әлеге чараны үткәрүдә актив катнашкан нурлатлыларга, шулай ук рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада катнашучылар «Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы» республика конкурсында Нурлат якташлык җәмгыятенең Яр Чаллы шәһәрендә уңышлары турындагы хәбәрне дә аерым горурлык һәм кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Әхәт Насыйх улына сәхнәдә конкурста өченче урын яулаулары белән котлап диплом тапшырылды.

Гомумән, чара бер сулышта узды, очрашуны оештыручы, Яр Чаллы шәһәре якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе рәисе Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә тамашачылар шәһәр тарихына күз салдылар, аның үсешенә зур өлеш керткән нурлатлыларның исемнәрен искә алдылар.

Чараны татар эстрадасы йолдызлары, якташларыбыз Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Рәфис Кәлимуллин, танылган композитор Рамил Мифтахов, шулай ук Нурлат районы үзешчән артистлары башкаруында өч телдә яңгыраган матур номерлар бизәде.

Якташлар очрашуы һәр катнашучының хәтерендә озакка калачак истәлекле вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International